Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2023, 21:39

Мәгънәсез үлем

Махсус операциядән качып кайткан егет үзенә кул салган.

Мәгънәсез үлем
Мәгънәсез үлем

39 яшьлек Илдар узган елның декабрь аенда контракт белән хезмәт иткән урынын калдырып качып кайткан иде. Аны тотып Уфага алып килеп җинаять эше ачтылар.

2 августта аны Базилевкага психиатрия экспертизасына алып барганда  ул граната алып  җинаять эшен ябуны һәм Радий Хәбиров белән очрашуны таләп итеп, автозаправканы шартлату белән янады. Шуннан соң Радий Хәбиров үзе аның янына очрашуга барды һәм солдатка адвокат тәкъдим итәргә вәгъдә биреп, бирелергә кушты. Егет аны тыңлап тынычланган иде.

Кичә хәрби хезмәткәрнең камерада үз-үзен үтергәнлеге билгеле булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта фикерен белдереп: “Мин ихлас күңелдән аны коткарырга тырышып карадым. Һәркемнең язмышы үз кулында. Көч кулланып, корал белән таләпләр куярга  беркемгә дә киңәш итмәс идем”, – дип белдерде. Ул шулай ук

егетнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аны җирләүне оештыруны үз өстенә алырга ышандырды.

 

Республика Хөкүмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: