Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2023, 12:27

Башкортстан Санкт-Петербургны ала

25 август  Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре ачыла. Ул өч көн дәвам итәчәк. Аның кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклары чын башкорт этноихатасын күрә  алачак.

Башкортстан Санкт-Петербургны ала
Башкортстан Санкт-Петербургны ала

Дәүләт академия капелласында урнашкан этноихатада күчеп йөрүче башкортларның борынгы тораклары — киез тирмә урнашачак. Тирмәгә кереп, Төньяк башкала халкы һәм кунаклары аның бөтен чын күпкырлылыгын тоя, эчке бизәлеше белән таныша, башкорт традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белә алачак. Кунакларга тирмәнең бизәлеше үзенчәлекләре, аның төрле өлешләренең билгеләнеше һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Мәйданчыкта чәй тантанасы узачак, анда теләүчеләр башкортларның традицион сыйларын татып карый алачак.
Бәйрәм кунакларын традицион сәнгать һәм һөнәрләр буенча мавыктыргыч мастер-класслар көтә: киез туку, тукыма, агачтан уеп ясау, башкорт бизәнү әйберләрен чүкеп ясау. Моннан тыш, курай, кылкубыз һәм кубыз милли уен коралларында уйнарга өйрәнү мөмкинлеге булачак. Теләге булганнар шулай ук үз көчләрен һәм осталыкларын традицион җәядән атуда һәм камчы шартлатуда сынап карый алачак. Барлык катнашучылар да башкорт милли колориты белән бүләкләр алачак.

Бәйрәм Сарай мәйданында “Башкортстан дусларын җыя” исемле мәдәни чара белән ябылачак. Анда Русиянең атказанган артистлары Аскар һәм Илдар Абдразаковларның, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Николай Басковның чыгышы көтелә.

 

Фото: allkidsaskids.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: