

Конкурс 16 август башланды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнаша. Чарада Башкортстаннан тыш Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән дә – барлыгы 50дән артык кеше катнашты.
Иртәдән үк лагерьның төп сәхнәсе каршындагы мәйдан зур бәйрәм концертын хәтерләтә иде: дәртле музыка, башкорт милли киемнәре кигән балалар, үз чыгышларына соңгы әзерлекләрне үткәрделәр. Аларга конкурс шартлары буенча “Урал батыр” эпосыннан өзекне яттан укырга кирәк иде. Жюри башкаручылар осталыгын гына түгел, катнашучыларның сәхнә костюмнарын да, төрле музыка коралларында уйный белүен дә исәпкә алды. Конкурсантлар арасында Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылының дүртенче сыйныф укучысы Исмәгыйль Җиһанов аеруча көчле алкышларга ия булды. Егет тамашачы алдында әле хикәя сөйләүче, әле ат, әле кош образында чыгыш ясады. Ул аларның һәркайсын махсус костюмда башкарды.
– “Урал батыр” эпосы яшь сөйләүчеләр конкурсы 27 ел элек Бөрҗәндә барлыкка килде. Беренче ике елда ул район статусында узды, аннары республика статусына ия булды. Шунысы куанычлы, хәзер ул төбәкара дәрәҗәгә җитте, – дип белдерде филология фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа бүлекчәсе хезмәткәре, жюри рәисе Нәркәс Хөбетдинова-Сөләйманова.
Фото: bv02.info