

Русия Армиясенең Үзәк йорты "Катюша-юниор 2023" яшь сәләтләренең 9 нчы ачык фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.
2013 елда башлангыч алган бәйгене Русия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты һәм Русия армиясенең Үзәк йорты Русия күләмендә оештыра. Аның максаты -- җәмгыятьтә балалар һәм яшүсмерләр иҗатын популярлаштыру һәм үсеп килүче буынның иҗади потенциалын активлаштыру.
Иҗади ярышта 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
«Катюша-юниор 2023» фестиваль-конкурсының төп вакыйгалары 7 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр, Русия армиясенең Үзәк йортында үтәчәк. Биредә сайлап алу туры һәм музыка бәйрәме үтү көтелә. Анда танылган җырчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар да булачак.
Фестивальнең беренче этабы башланды. Электрон заявкалар кабул ителә дә башлады. Катнашучыларның электрон заявкаларында ике әзер видеочыгыш булырга тиеш: бер әсәр патриотик юнәлешле, икенчесе -- башкаручы үзе теләгән темага. Материаллар cdra@mil.ru электрон адресына 2023 елның 15 октябренә кадәр җибәрелә ала. Ярымфиналистлар исемлеге ЦДРА сайтында тәкъдим ителәчәк.
Тулырак бу хакта: https://cdra.ru/index.php/nashi-proekty/festival-konkurs-yunykh-darovanij-katyusha-yunior-rejs-moskva-mechta.