Җәмгыять
7 Августа 2023, 07:42

Эрдоган арадашчы булмакчы

Украинадагы конфликтны чишәргә Эрдоган булыша алырмы?

Эрдоган арадашчы булмакчыЭрдоган арадашчы булмакчы
Эрдоган арадашчы булмакчы

Якын арада Русия һәм Төркия башлыклары очрашырга җыена. Сөйләшүләр Русия һәм Төркия мөнәсәбәтләренә,  Украинадагы һәм ашлык килешүе тирәсендәге вәзгыятькә багышланыр, дип көтелә.

РИА Новости агентлыгына төрек лидеры администрациясендәге чыганак хәбәр итүенчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинга  Украинадагы конфликтны җайга салуда үзенең арадашчылыгын тәкъдим итәргә җыена. Эрдоган "сугышта -- җиңүчеләр, ә тыныч процесста җиңелүчеләр булмый" дигән тезисын кабатлаячак, дип белдергән әлеге чыганак. Әнкара, агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, утны туктатырга һәм сөйләшүләрне башларга чакыра.

Кремль фикеренчә, конфликтны территориаль үзгәрешләр исәпкә алынганда гына җайга салырга мөмкин.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: РИА Новости.

Эрдоган арадашчы булмакчы
Эрдоган арадашчы булмакчы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас