

"Фотодагы болыт чыннан да бераз гадәти түгел, ләкин ул шартлау яки янгын нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип санарга кирәкми", -- дип аңлаткан КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
Мондый болытлар -- җылылык чыганагы өстендә, мәсәлән, урман янгыннарында яки вулкан атылганда барлыкка килә торган өем-яңгыр болытларының бер төре ул, ди белгеч. Гөмбәсыман болыт сусаклагыч, күл яисә башка зур сулыклар өстендә дә барлыкка килергә мөмкин. Җил аз вакытта парга әйләнүче дым хәтта стратосферага да җитәргә мөмкин, ә бу -- сигез километрдан алып ун километрга кадәр ара. Бүгенге болыт нәкъ менә шундый шартларда барлыкка килгән.
Чыганак: Татаринформ.
Фото: ВК.