Җәмгыять
2 Августа 2023, 04:34

Белем көнендә – “Изгелек көче”!

1 сентябрьдә кинотеатрларда “Изгелек көче” дип аталган тулыметражлы нәфис фильм күрсәтеләчәк.

Белем көнендә – “Изгелек көче”!Белем көнендә – “Изгелек көче”!
Белем көнендә – “Изгелек көче”!

Кинокартина әдәбият классиклары хикәяләре буенча төзелгән биш тарихтан тора. Фильм геройлары төрле каршылыклар һәм кыенлыклар аша уза, аларның маҗаралары аркылы изгелек, шәфкатьлелек һәм җаваплылык темалары ачыла. Картинага мәктәп программасыннан өч хикәя – А. Платоновның “Юшка”, Л. Пантелеевның “Вәгъдә”, А. Гайдарның “Кайнар таш” әсәрләре кергән. Биредә шулай ук сценарийлары Л. Толстойның “Балачак көче” һәм В. Гюгоның “Ярлы кешеләр” әсәрләре буенча төзелгән киноновеллалар да чагылыш таба.

Матур әдәбият әсәрләре фильмны иҗат итүчеләр командасы өчен илһам чыганагы булып хезмәт иткән. Русиядә мондый киноальманахлар хәзерге вакытта юк диярлек. Проектның уникальлеген һәм хикәяләрнең уңышлы сайлануын Русиянең төрле төбәкләреннән сораштыруда катнашкан 150 дән артык әдәбият укытучысы да билгеләп үтә. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, күпчелек укытучылар “Изгелек көче” фильмын карар өчен кинотеатрларга барырга әзер.

Кинокартина мәктәп укучылары һәм педагогларга гына түгел, ә тамашачыларның киң даирәсе өчен дә кызыклы булачак. Ул беркемне дә битараф калдырмаячак.

Фото: spbcult.kkult.gov.spb.ru

Белем көнендә – “Изгелек көче”!
Белем көнендә – “Изгелек көче”!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас