Җәмгыять
2 Августа 2023, 05:16

Бал кортлары зыянлаган

Башкортстан районнарының берсендә күпләп бал кортлары үлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бал кортлары зыянлаганБал кортлары зыянлаган
Бал кортлары зыянлаган

Әбҗәлил районының Атауды авылындагы бер  шәхси хуҗалыкта бал кортлары күпләп үлгән.  Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе бу факт буенча күчмә тикшерү уздыра.

Ачыклануынча, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларны агулы химикатлар белән эшкәрткән булган.

Россельхознадзор инспекторы бал кортлары һәм үрчемнән пробалар алган, шулай ук якындагы басуларда һәм болыннарда үскән бал культуралары үрнәкләрен җыйган. Пробалар лаборатор экспертиза уздыру өчен аккредитацияләнгән сынау лабораториясенә җибәрелгән.

Чыганак: Башинформ.

Бал кортлары зыянлаган
Бал кортлары зыянлаган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас