+16 °С
Облачно


Пилотсыз очкыч "Мәскәү-Сити" комплексының бер бинасына бәрелгән, тагын берничәсен ПВО бәреп төшергән, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин.
"Мәскәүгә таба очкан берничә пилотсыз очкыч ПВО чаралары белән бәреп төшерелде. Берсе, узган очрактагы кебек, Мәскәү-Сити бинасына кадәр барып җитте. Фасадның 21нче каты зарарланган. Экстрен хезмәтләр һәлакәт урынында эшли", -- дип яза Сергей Собянин үзенең Telegram-каналында.
Ике дрон Мәскәү өлкәсенең Одинцово һәм Наро-Фомин районнары территорияләре өстендә зарарсызландырылган. Һәлак булучылар юк.
Чыганак: РИА Новости.