Җәмгыять
1 Августа 2023, 04:26

Бүгеннән пенсияләр арта!

Бу Башкортстандагы 219 мең эшләүче пенсионерга кагыла.

Бүгеннән пенсияләр арта!Бүгеннән пенсияләр арта!
Бүгеннән пенсияләр арта!

Русия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Бу узган елны эш бирүчеләр хезмәткәр өчен страховка түләгән пенсионерларга кагыла. Шулай ук узган ел эчендә эшләүче ир, яки хатыннарын югалткан пенсионерларның да пенсияләре артырга тиеш.

Традицион индесакциядән аермалы буларак, эшләүче пенсионерларның пенсияләре төгәл билгеләнгән коэффициентка артмый. Арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр зуррак булса, пенсия дә күбрәк күләмгә артачак. Гомумән алганда, Башкортстанда яшәүче 219 мең пенсионерның пенсияләре артырга тиеш.

Өстәп шуны да әйтик, пенсияләрен арттыру өчен эшләүче пенсионерларга бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Бу эш автоматик рәвештә, Социаль фонд хезмәткәрләре тарафыннан июль ае эчендә башкарылды.

Фото: logos44.ru

Бүгеннән пенсияләр арта!
Бүгеннән пенсияләр арта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас