Җәмгыять
12 Июля 2023, 04:40

2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган

Ана капиталыннан түләү суммасы 12271 сум тәшкил итә.

2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган
2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган

Быелгы елдан башлап ана капиталыннан айлык түләү гаиләдәге өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Элек бу түләү беренче балага бирелми иде. Айлык түләүнең суммасы төбәктәге бер яшәү минимумын тәшкил итә. Башкортстанда балаларның яшәү минимумы быелга 12271 сум күләмендә билгеләнгән. Ул үзгәргән очракта түләүләр дә үзгәрә.

Түләү билгеләнүнең үз шартлары да бар. Моның өчен һәр гаилә әгъзасының уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Һәр балага гариза аерым тутырыла. Әлеге көнгә Башкортстанда мондый түләүләр артыннан 2,5 меңнән артык гариза тапшырылган. Аларны Русия социаль фондының урындагы идарәлеге кабул итә.

Фото: ptoday.ru

2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган
2,5 мең гаилә айлык түләүләр алган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас