Җәмгыять
3 Июля 2023, 08:47

Барлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчә

Нинди көнне һәм кайсы пособиеләр? Җавап – сайтта.

Барлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчәБарлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчә
Барлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчә

Русия социаль фондының Башкортстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, хәзер балалар өчен социаль түләүләр бер көндә – һәр айның  өченче көнендә күчә. Мәсәлән, бүген, 3 июльдә, ата-аналар июль ае өчен түбәндәге пособиеләрне алачак:

  1. Авырлы хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие;
  2. 1,5 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга пособие;
  3. Беренче бала туган өчен түләү;
  4. Хәрби хезмәттәгеләрнең балаларына түләү;
  5. 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга элек билгеләнгән түләү.

Акча көн эчендә күчә. Әгәр исәбегезгә түләүләр иртәнге якта күчеп өлгермәсә, кичне көтегез. Көн азагынача акча мотлак күчеп бетәчәк.

Әгәр дә социаль түләүләрне Русия почтасы аша алсагыз, акчаны айның 3 нче көненнән башлап, 22 сенә кадәр китереп җиткерәчәкләр.

Фото: adm-michurinskoe.ru

Барлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчә
Барлык пособиеләр дә хәзер бер көнне күчә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас