

26 июнь Ишембай районының Әхмәр авылында ике бертуган малай табигатькә чыга. Урман аланында йөргәндә аларга корт күче һөҗүм итә. Сигез яшьлек энесе качып өенә кайтып җитә ала, абзыйсы аланда торып кала. Хәлне хәбәр иткәч, малайларның әтисе бер туганын ияртеп аланлыкка бара, малайны кортлардан арындырып фельдшер пунктына алып бара. Анда тиз генә Стәрлетамак балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаталар. Хастаханәдә ике малайның тәненнән барлыгы 465 корт угы алалар. Малайларның хәлләре яхшыруга бара.
Хастаханә табибы Григорий Саарян сүзләренә караганда, күптән түгел битен бер корт чаккан баланы алып килгән булганнар. Аның хәле боларныкыннан күпкә начар булган. Чөнки ул анафилактик шок хәлендә булган. Бертуган малайларда корт чагуга аллергия булмаган, шуңа җиңелрәк кичергәннәр.
Фото: vk.com/dbsterlitamak