Җәмгыять
27 Июня 2023, 11:23

2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?

Бу хәбәр эшләмәүче пенсионерларны шатландырырга тиеш.

2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?
2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?

Русиянең Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы үзенең 2024-2025 елларга пенсияләрне арттыру буенча тәкъдимнәрен игълан итте. Аның буенча эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2024 елның 1 гыйнварыннан 5,3 процентка артырга тиеш. Шулай итеп, уртача пенсия 22 772 сум тәшкил итәчәк. Инфляция аркасындагы югалтуларны каплар өчен пенсияне апрельдән янә 3,8 процентка күтәреләчәк.

2025 елның февраленнән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре янә 4 процентка артачак. Бу елның апрелендә инфляция чыгымнарын каплау өчен пенсияләр тагын 2,8 процентка артачак. Шулай итеп, уртача пенсиянең күләме 25 690 сумга җитәргә тиеш.

Тик бу арту барлык пенсионерларга да кагылмый. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре якындагы өч елда артмаячак.

Фото: triboona.ru

2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?
2024 елда пенсияләр күпмегә артачак?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас