Җәмгыять
23 Июня 2023, 05:41

Уфа модалар башкаласы булачак

Дөрес, әлегә тик бер көнгә, 27 июньгә генә.

Уфа модалар башкаласы булачакУфа модалар башкаласы булачак
Уфа модалар башкаласы булачак

26-28 июньдә Башкортстан Русия төбәкләренең һәм Беларусь Республикасының Х форумын кабул итә. Чара кысаларында Русия һәм Беларусьның иң яхшы мода йортлары «Яркие грани контраста» дип аталган күргәзмә оештырачак. Анда модалы һәм эш костюмнары күрсәтеләчәк. Катнашучылар арасында тугандаш дәүләттән килгән «COMINTERN» кампаниясе дә бар, чарада башкорт милли костюмының традицион үрнәкләрен үз эченә алган «Йыһан», «Зөһрә», «Айым» коллекцияләре күрсәтеләчәк. Шулай ук күргәзмәдә «Alena Akhmadullina», «Chuba», «Adel.G», «Minzifa» брендлары астындагы киемнәрне карап булачак. Чарада «Агидел» башкорт художество промыселлары, «Салават» ательесы, кием авторлары Әлфия һәм Гөлфия Хамматовлар, этно-дизайнер Зөлфия Краснова үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Модалар күргәзмәсенең концепциясе нигезендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырьләре һәм танылган Уфа рәссамы Айрат Терегуловның «Шүлгән» картинасы ята.

Күргәзмә 27 июньдә, Уфаның Агыйдел елгасы ярында, ачык һавада үтә. Башлану вакыты – 21 сәгать. Рәхим итегез!

Уфа модалар башкаласы булачак
Уфа модалар башкаласы булачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас