

Бу хәл Кушнаренко районында булган. Үзенең йорты янганнан соң пенсионер хатын 68 яшьлек бер ирдә яшәп тора. Бервакыт йорт хуҗасына өч дус шешәдәше килә һәм мәҗлес оештыралар. Хатын ирләрнең берсе белән каршылыкка керә, анысы исә хатынны куып чыгара. Ачу килгән пенсионер алардан үч алырга ышандыра һәм озак та үтми, ул коридорга кереп ут төртеп чыгып китә. Ут тиз арада җәелә, йорт хуҗасы һәм бер кунак төтеннән исереп үлә, калганнары чыгып котыла. Янгын вакытында ут төртүче башкалар белән һәлакәтне карап тора. Ул шунда ук кулга алына. Янгында йорт һәм 1 миллион 300 мең сумлык милек көлгә әйләнә.
Хатын шушы көннәрдә 16 елга хөкем ителде. Аңа әлеге вакытта 69 яшь, вакытын тутырып чыга алса, ул вакытта җинаятьче 85 яшьтә булачак.
Башкортстан прокуратурасы фотосы.