+21 °С
Дождь


Кичә, сәгать кичке уннар тирәсендә, Туймазы – Серафимовка – Усман-Ташлы юлында коточкыч автоһәлакәт була. 31 яшьлек ир “Лада Приора” автомобиле белән идарә итеп, кюветка оча. Машина берничә тапкыр әйләнә. Авария моменты каршыга килүче автомобильнең видеорегистраторына эләгә.
Юл хәвефсезлеге хезмәте инспекторлары һәм “Ашыгыч ярдәм” табиблары килеп җиткәндә, водитель инде үлгән була. Аның машина йөртергә “права”сы булмавы билгеле.
Әлеге вакытта авария буенча тикшерү эшләре бара. Юлларда сак булыгыз! Үзегезнең һәм юлдашларыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз!
Фото: https://tuvest.ru