+20 °С
Дождь


Уфада кичә 23.00 сәгатьтә шәһәр Советы каршындагы мәйданда бәйрәм фейерверкы булды.
12 июньдә Башкортстан башкаласында берьюлы өч бәйрәм иде. Башкортстанлылар Русия көнен, Уфа шәһәре көнен һәм Салават Юлаевның 269 еллыгын бәйрәм итте. Киләсе елга исә Уфа үзенең 450 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.
Бәйрәм уңаеннан республикада һәм башкалада бихисап чаралар оештырылды. Салют аларны йомгаклап куйды, дигәндә дә була Аның алдыннан уфалылар һәм башкала кунаклары авиашоу карады.
Ленин исемендәге мәйданга җыелучылар өчен барлык транспорт уңайлыклары булдырылган иде.
Чыганак: Башинформ.