Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2023, 18:06

Яман белән яхшы бер түгел

"Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә форумында бәхет формуласын эзләделәр.

Яман белән яхшы бер түгел
Яман белән яхшы бер түгел

Форум кысаларында оештырылган дискуссия мәйданчыкларының берсе гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләренә багышланган иде. Аны Уфа психологы Юлия Хәкимова алып барды. Катнашучыларны өч түгәрәккә бүлеп утырттылар. Алып баручы ярдәмчеләре тәкъдим иткән карталарда гаилә мөнәсәбәтләре турында сораулар язылган иде. Кемгә нинди сорау туры килә, шуңа җавап бирделәр. Психолог негатив әйтелмәләрне ни рәвешле итеп уңай якка бору турында сөйләде. Ягъни туташ һәм ханымнар үзләрен ире, балалары урынына куеп карады, рольле уеннарда катнашты. Башкаларның җавапларын тыңлап, аралашу мөмкинлегенә дә ия булды.

Яман белән яхшы бер түгел
Яман белән яхшы бер түгел
Яман белән яхшы бер түгел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: