Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2023, 17:05

Уфа университеты ректоры исеменнән мошенниклар акча сораган

Уфа Фән һәм технологияләр университетын җитәкләүче Вадим ЗАХАРОВ бу хакта махсус белдерү белән чыкты.

Уфа университеты ректоры исеменнән мошенниклар акча сораган
Уфа университеты ректоры исеменнән мошенниклар акча сораган

Ректор әйтүенчә, мошенниклар аның исеменнән ялган профиль ачкан һәм университет хезмәткәрләренә, студентларга үзләренең шәхси мәгълүматларын тапшыруны сорап, хатлар тарата башлаган.

Вадим ЗАХАРОВ бу уңайдан укытучыларга һәм студентларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда информацияне тикшерергә, андый юк-барларга ышанмаска өндәде.

– Мошенниклар тәмам азды. Минем беркайчан да үз битемне алыштырганым булмады, телефоным да, контактларым да элеккечә, – дип язды ул социаль челтәрләрдә.

Фото: башинформ.ру

Уфа университеты ректоры исеменнән мошенниклар акча сораган
Уфа университеты ректоры исеменнән мошенниклар акча сораган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: