Чара инде дүрт ел рәттән бара, һәм бу вакыт эчендә 30нчы форум оештырыла. Шуларның өчесе, шул исәптән бүгенгесе дә, бөтенрусия масштабында оештырылды.
Форумда кунакларны «Хатын-кызлар бәхете территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Кәримә Хәбирова сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген монда Русиянең иң матур, инициативалы һәм ышанычлы хатын-кызлары җыелган, алар үзләренең тәҗрибәсе, белеме, күңел җылысы белән уртаклашачак.
Бөтен илнең актив хатын-кызларын берләштерүче юбилей форумында катнашучыларны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та хупларга килде.
9 июнь программасы кысаларында «Хисләр табигате һәм тормыш энергиясен активлаштыру» мастер-классы планлаштырылган; «Геройлар вакыты», «Хатын-кыз һәм акча: стереотиплар бетсен», «Репродуктив сәламәтлек», «Бәхет территориясе буларак үз эшең», «Бөтен гаилә өчен сәламәт туклану», «Ни өчен проект уңышлы һәм нәтиҗәле?», «Гадәти булмаган туризм территориясе», «Хезмәт территориясе -- Атайсал», «Хатын-кызлар дөньясы: җәмгыять, һөнәр, гаилә» һ. б. дискуссия мәйданчыклары уза.
Проект Башкортстан Башлыгы гранты кысаларында финанслана. Репродуктив сәламәтлеккә багышланган йомгаклау проекты исә федераль грант исәбенә башкарыла.
Фото: Башинформ.