+19 °С
Болытлы
Башка сыймаслык хәл: 120дән артык кешене агулап, 10 кешенең гомерен өзгән “Мистер Сидр” эчемлеге өчен агулы спирт Самара өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы складыннан урланган булган. Тикшеренүчеләр моны спиртның производствога килеп эләгү юлларын тикшергәч ачыклаган.
МВД складыннан спиртны Самара шәһәрендә яшәүче ике граждан урлаган. Алар складны саклаучы полиция сержанты белән килешеп, спиртны алып чыкканнар.
Русиянең Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев министрлыкның Самара идарәлеге җитәкчелеген вазыйфасын бушатты. Менә шуннан соң ышан “хокук саклаучыларга”!
Фото: roscontrol.com