+12 °С
Облачно


Роспотребнадзорның республика идарәлеге хәбәр итүенчә, Салават шәһәрендәге “Кронштадт” складында 2640 литр “Мистер Сидр” эчемлеге табылган. Алар 30ар литрлы 88 кегка салынган булган. Идарәлек аны сатудан алып, лаборатор тикшеренүләр өчен экспертизага озаткан. Хәзер бу эчемлек метил спирты һәм металл тозларының барлыгына тикшерү үтә.
Хәтерегезгә төшерәбез, бүгенгә агулы эчемлек Русиянең 10 төбәгендә табылган. Аның белән 120дән артык кеше агуланган. Ике агуланучы бүген бик авыр хәлдә, яшәү белән үлем арасында.
Чыганак: ufa_rb телеграм-каналы