Җәмгыять
8 Июня 2023, 04:45

Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре район хакимиятләренә теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очраштыРадий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты
Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты

7 июньдә Башкортстан башлыгы Белорет районыннан махсус операциядә һәлак булган подполковник Альберт Кәримов һәм ефрейтор Артём Мамыкинның якыннары белән очрашты. Аралашу вакытында Радий Хәбиров якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аларның әти-әниләренә Ватан сакчыларын һәм патриотларны үстереп тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Без бөтен республика белән сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Сез чын геройлар, чын ирләр тәрбияләдегез, -- дип ассызыклады Башкортстан башлыгы. -- Безнең бурыч -- аларның истәлеген мәңгеләштерү. Һәм без, һичшиксез, сезнең турыда кайгыртачакбыз".

Төбәк җитәкчесе Альберт Кәримов һәм Артем Мамыкинның туганнарына генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Ике сугышчы да бу бүләккә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң лаек булды.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, СВОда катнашучыларның гаиләләре район хакимиятләренә теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, ул хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына Республика кардиология диспансерында дәвалау курсын узарга тәкъдим итте. Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре өчен биредә махсус дәвалау программасы бар. 

Чыганак: Башинформ.

Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты
Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты
Радий Хәбиров СВОда һәлак булган яугирләрнең якыннары белән очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас