

Рәсми Мәскәү һәм Киев ГЭСтагы шартлау өчен бер-берсен гаепли.
Владимир Путин бу хәлне хәрби җинаять дип атады, ГЭСны җимерүнең масштаблы экологик һәм гуманитар һәлакәткә китерүен билгеләп үтте.
Хакимият халыкны су баскан территорияләрдән эвакуацияләүгә кереште. Тикшерү комитеты теракт турында җинаять эше кузгатты.
Днепр елгасы агымы буйлап түбәнгә таба 80 торак пунктка су басу куркынычы яный.
Херсон өлкәсендә су баскан территорияләрдән узган тәүлектә өч йөздән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. СШул исәптән 70 бала коткарылган. Алдагы тәүлеккә коткаручылар ярдәм чараларын планлаштырган.
Чыганак: РИА Новости, МЧС РФ.