

Вакыйга 2022 елның июлендә Башкортстанның Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында була. Тикшеренүчеләр биргән мәгълүматлар буенча, ГИБДД хезмәткәре документларын тикшерү өчен «ВАЗ-2108» автомобилен туктата. 42 яшьлек водитель исерек булып чыга, медицина тикшеренүенә барудан баш тарта, әрепләшә башлый. Руль артыннан тартып чыгаргач, ул багажнигыннан бензин тулы канистра алып, ягулыкны инспектор өстенә сибә. Аннары тиз генә зажигалка кабызып, ут төртә. Инспектор үткер егет булып чыга, җирдә тәгәрәп, кул астындагы әйберләр белән утны сүндерә.
Әлеге көндә эш Башкортстанның Югары судына җибәрелгән. «ВАЗ-2108» водителе хокук саклау органнары хезмәткәре гомеренә кул сузуда гаепләнә. Ул үз гаебен танымый. Хөкем карарын көтәбез.
Чыганак: Башкортстан Республикасы прокуратурасы.