Җәмгыять
6 Июня 2023, 18:47

Сак булыгыз! Үтергеч эчемлек!

Русиядә “Мистер сидр” дип аталган  эчемлек белән агуланудан 26 кеше һәлак булган.

Сак булыгыз! Үтергеч эчемлек!Сак булыгыз! Үтергеч эчемлек!
Сак булыгыз! Үтергеч эчемлек!

Русиядә “Мистер сидр” дип аталган  эчемлек белән агуланудан 26 кеше һәлак булган. (“Мистер сидр” – сыра кебек үк аз алькогольле эчемлек. Чын сидр алма согын яки чүпрәсен туңдыру юлы белән ясала). Иң күп үлем очраклары Ульяновск өлкәсендә, Самарада һәм Түбән Новгородта була. Куркыныч эчемлектән тагын 62 кеше зыян күргән.

Бу куркыныч яңалыклар таралу белән илнең барлык төбәкләрендә “Мистер сидр” эчемлеген сатуны туктата башладылар. Сидрны яратучыларга аны хәвефсезлек максатларында кулланудан вакытлыча баш тартуны сораганнар.

Башкортстанда бу эчемлек бармы?

Республиканың иң зур “Главпивторг” челтәрендә  2022 елда ук сидр сатудан баш тартканнарын белдергәннәр. Шулай да бүлеп сату нокталарының барысын да контрольдә тоту мөмкин түгел. Әлегә республикада куркыныч сидр белән агулануның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

 

Ульяновский өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас