

Соңгы елларда Башкортстан урманнарына ефәк корты һөҗүме күзәтелә. Ул агач-куакларның 300дән артык төренә зыян китерә ала. Башкортстанда имән, каенны өстен күрә, ә аннары юкәгә күчә.
Биология фәннәре кандидаты, бөҗәкләр буенча эксперт Михаил Кривошеев билгеләвенчә, ефәк кортының яшәү циклы кояш активлыгына бәйле һәм коры елларда алар аеруча күбәя. Бу хәл, гадәттә, 10-11 ел саен кабатланып тора. Корылыктан агачларның иммунитеты кими, ә бөҗәкләргә, киресенчә, иркенлек, җылы. Бу аларның стандарт тормыш циклы.
Быел дүләнә күбәләге (боярышница) да актив, ди ул.
Элек ефәк кортын йомыркаларын җыйганнар, урманчылык вәкилләре махсус аэрозоль генераторы белән эшкәрткән. Хәзер күпләп агулы химикатлар кулланырга ярамый, бу бал кортлары, җиләкләрне, гөмбәләрне дә агулаячак.
Галим фикеренчә, бөҗәкләр артык зыян китерә алмаячак. Агачларның өстәмә ресурслары бар: алар елына ике-өч тапкыр яңа яфраклар чыгара ала. Әлбәттә, иммунитеты кими, әмма киләсе елда эсселек булмаска мөмкин. Ефәк кортын ашаучы кошлар аз икән. Мәсәлән, аңардан күкеләр, бозылдавык (жужелица) дигән коңгыз баш тартмый.
Михаил Кривошеев фикеренчә, ефәк кортына караганда куркынычрак бөҗәк бар, бу имән көясе. Көя төшкән имәннәрнең яфраклары саргаеп кала. Бу бөҗәк Башкортстан имәннәренә инде берничә ел рәттән һөҗүм итә. Урманчылар имәннәргә хәвеф янавын фаразлый. Әмма бу корткычтан котылу юлын әле билгеле түгел, ди галим.
***
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итүенчә Башкортстанда ефәк корты таралган мәйдан 390 мең га тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, корткычның таралу темплары сизелерлек киметелгән. Мисалга, ике ел элек ефәк корты 650 мең га мәйданны зарарлаган булган.
Бүген расланган реестрда ике препарат бар. Башкортстанда химик препарат кулланылмый, биологик метод кына кулланыла. Быел Баймак, Федоровка, Миякә, Бәләбәй, Бишбүләк районнарындагы урманнарда 67 мең га эшкәртелде, ди ведомство җитәкчесе. Якынча ике атнадан бөҗәкләрнең активлыгы кимер, дип көтелә.
Чыганак: Башинформ.