+14 °С
Облачно


1 июньдә Уфада агач сыннар әзерләү буенча "Бөгелеш рәвеше (Форма изгиба)" ачык конкурсы старт алды.
Бәйге Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган. Конкурс шәһәргә туристлар тарафыннан кызыксынуны арттыру, башкалага кунакларны җәлеп итү, мәйданнарны бизәү максатыннан оештырыла.
Иң яхшы иҗади эшләр сайлап алынып, нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. 10 профессиональ оста 9 июньгә кадәр эшләячәк.
Конкурс йомгаклары Уфа шәһәре көнендә, ягъни 12 июньдә ясалыр дип көтелә.
Чыганак: Башинформ.