Калтасы районындагы урман янгыны локальләштерелде, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты. Краснокама районында урнашкан Куян торак пунктына ут таралу куркынычы юк. Янгын периметры буйлап җирне сөреп чыкканнар, шулай ук аңа табигый киртәләр -- юллар бар.
Калтасы районындагы янгын, билгеле булуынча, урманда чыккан иде. Анда яфраклар түшәмәсе, куаклар, агач төпләре яна. Кайбер урыннар сазлыклы, махсус техника узу өчен кыенлыклар бар.
Әлеге вакытта сүндерү эшләре дәвам итә. Янгынны сүндерү өчен, вездеходлар һәм квадроцикллар җәлеп ителгән. Уфадан КА-32 янгын сүндерү-коткару вертолёты җәлеп ителгән. Янгынны сүндерү вакытында 89 тоннадан артык су сипкәннәр.
Кичә, мәсәлән, 84 кеше һәм 22 берәмлек техника җәлеп ителгән. 400 гә якын ирекмән актив ярдәм итә.
Вәзгыять Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе контролендә.