

Оборона министрлыгы хәбәр итүенә караганда, бүген иртән Мәскәүгә 8 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. 5се бәреп төшерелгән, 3се радиоэлектрон көрәш чаралары ярдәмендә идарә итүен югалткан. Башкала мэры Сергей Собянин сүзләренә караганда, берничә йортка аз-маз гына зыян килгән. Атап әйткәндә, һөҗүм нәтиҗәсендә Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы өч торак йорт бераз зыян күргән, ике кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.
Русия Тикшерү комитеты “Террорчылык, кешеләрне күпләп үтерү омтылышы, белә торып мөлкәтне юк итү яки аңа зыян китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Дмитрий Песков фикеренчә, үткән якшәмбедә Киевның хәрби разведка үзәгенә һөҗүм ясалган булган. Бу Киевның шул һөҗүмгә җавап гамәле булырга мөмкин.
Башкортстанда май башыннан дроннар куллану тыелды.
ТАСС фотосы.