Җәмгыять
29 Мая 2023, 07:08

Сабантуйда ат җайдагын таптаган

Әбҗәлил районы Әскар авылы сабантуе чак фаҗига белән тәмамланмаган.

Сабантуйда ат җайдагын таптаганСабантуйда ат җайдагын таптаган
Сабантуйда ат җайдагын таптаган

Ат чабышларында чаптар дулап китеп, җайдагын җиргә очыра. Егетнең аягы өзәңгегә эләгеп кала. Чаптар, шулай итеп, кешене үз артыннан өстерәп йөртә. Бәхеткә, җайдак исән кала, ләкин күпсанлы тән җәрәхәтләре ала.

Әлеге вакыйганы баер тамашачы телефон камерасына төшереп өлгерә һәм социаль челтәрләргә элә. Шунда ук ул: “Ни өчен болай килеп чыкты соң? Җайдакка инструктаж үткәрелмәгән, аның махсус киеме нигә юк?” дип, оештыручыларны гаепләргә тырыша.

Аңа җавап итеп, кешеләр җайдакны түгел атны ярышларга алдан әзерләү кирәклеге турында язып чыктылар. Баксаң, иң яхшысы бия малы икән. Ул куркып дуламый һәм буйсынучан.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Сабантуйда ат җайдагын таптаган
Сабантуйда ат җайдагын таптаган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас