+23 °С
Дождь


Сибайда узган "Урал аръягы-2023" бөтенрусия инвестицион сабантуенда 172,5 млрд сумлык 32 килешү имзаланды, дип хәбәр итте Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үзенең телеграм-каналында.
"Зауралье-2023" инвестиция сабантуе Русиянең 14 төбәгеннән 3300 катнашучыны җыйды. Форум эшендә Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Һиндстан, Иран, Италия, Таҗикстан һәм Беларусь делегацияләре катнашты.
"Урал аръягы"ның иң әһәмиятле проектларының берсе Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү булган иде. Аның эшенә стартны Русия президенты Владимир Путин бирде.