Җәмгыять
27 Мая 2023, 11:37

“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ шулай дип белдерде.

“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”
“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”

Кичә Уфаның Совет мәйданында “Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсе ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ та катнашты. Төбәк җитәкчесе башта күргәзмә экспозицияләрен, стендларны, тирмәләрне карап йөрде, мәгърифәтче-шагыйрь Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды, Башкортстанның чигелгән картасы белән танышты.
Үзенең чыгышында республика җитәкчесе бәйрәмнең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты:
– Дөресен әйтим, мин бүген бик дулкынланам. Бу чараны оештырганда килеп чыгармы, юкмы, кешеләр килерме, кызык булырмы, дип уйладык. Ә бүген без һәр майның соңгы атнасында Уфада «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе узачагын игълан итәбез. Безне хуплаган һәркемгә: Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Ивановка һәм барлык кадерле дусларыбызга рәхмәт сүзләрен бик теләп әйтәм. Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстаннан безгә килгән делегацияләргә, китап нәшриятларына – аерым рәхмәт сүзләрем. Безнең форум чыннан да халыкара төс алды. Һәрвакыт үз алдыңа югары максатлар куярга кирәк. Минемчә, Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы, – диде ул бәйрәм кунакларын сәламләп.
«Китап бәйрәме» әле дә дәвам итә. Чаралар берьюлы берничә мәйданчыкта бара.

“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”
“Уфа – илебезнең китап башкаласы булырга тиеш!”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас