

Бүген “Китап бәйрәме” ярминкәсе кысаларында “Кызыл таң” гәзите журналисты, “Тулпар” журналының даими авторы Зөһрә ИСЛАМОВА татар халык костюмнары элементларын ясау буенча осталык дәресе үткәрде.
Осталык дәресе "Кызыл таң"ның гимны белән ачылды. Аннан соң сүзне Зөһрә Исламова алып, җыелучыларны калфак тегү һәм чигү нечкәлекләре белән таныштырды. Зөһрә күптән бу эш белән күптәннән шөгыльләнә, аның нәфис калфаклары бик күп хатын-кызларны бизи.
Җыелучылар Зөһрә Наил кызының осталыгына соклану белдерде, ул гына да түгел, үзләре дә калфак тегеп карады.
Кунакларны Кырмыскалы районыннан килгән сәнгать осталары җыр-моң белән каршы алды, тыпырдатып биетте дә, моңлы итеп җырлатты да. Бәйрәм һәркемнең хәтерендә калды.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА фотолары.