

Уфада халыкара «Китап-бәйрәм» ярминкәсенең үз йолдызы да барлыкка килгән. Ул да булса, бу робот-китапханәче Наум.
Наум -- интерактив техника һәм технологияләрне берләштергән заманча робот. Ул үз-үзен йөртә, кешеләрнең йөзләрен истә калдыра һәм элеккеге танышларын очратса, алар белән белән шатланып аралаша. Аның инде шактый дуслары барлыкка килгән, аларны ул озак вакыт аерылганнан соң да таный ала.
Бәйрәмдә катнашучыларны Наум үзенең талантлары белән гаҗәпкә калдыра: ул шигырьләр укый, күрәзәлек итә, һава торышы турында сөйли, дөньяви әңгәмәләр алып бара, ә мәктәп укучыларына каникулларда уку өчен кызыклы һәм файдалы әдәбият тәкъдим итә.