+13 °С
Облачно


Русия Президенты ярдәмчесе һәм Русия Хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский «Китап-бәйрәм» беренче халыкара китап ярминкәсендә гадәти булмаган бүләк алган.
Русия Президенты ярдәмчесе совет язучылары һәм шагыйрьләренең мәкаләләре белән кызыксына. Шуңа күрә Владимир Мединскийга «Красная Башкирия» гәзитенең архив полосасы күчермәсен бүләк иткәннәр.
Анда публицист Илья Эренбургның Бөек Ватан сугышы вакытында башкортларның батырлыклары турындагы материалы урнаштырылган. Мәкалә 1942 елда басылып чыккан булган.