Җәмгыять
26 Мая 2023, 13:27

Каләмнәр язганда сынала

“Китап бәйрәме” кысаларында “Каләм сынау” (“Проба пера”) республика әдәби конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.

Каләмнәр язганда сыналаКаләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала

Хәер, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге республика китапханәсе тарафыннан ел саен оештырыла торган конкурс быел инде Башкортстан белән генә чикләнеп калмаган, ә бөтен башлап язучыларны Русия буенча җыйган. Бәйгегә Башкортстанның 46 шәһәр һәм районында яшәүче каләм тибрәтүчеләрдән тыш Татарстан Республикасыннан, Самара, Воронеж, Кемерово, Оренбург, Ханты-Мансы, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларыннан иҗади эшләр килгән. Конкурста катнашучы иң өлкән автор – Августина КРАСНОВАга инде 92 яшь. Ул Воронеж өлкәсендә яши. Ә иң кечкенә язучы – “Стрела отряды, яки дустыбызны коткарыйк!” детектив хикәясе авторы Яна СӘГЫЙТОВАга әле нибары 9 яшь. Ул – Кырмыскалы кызы.  

Бәйгегә рус телендә – 151, башкорт телендә  108 иҗади эш кабул ителгән. Аларны 4 номинациядә республиканың танылган язучы һәм шагыйрьләреннән торган абруйлы жюри бәяләгән. Иң яхшы дип табылган әсәрләрне зур сәхнәдән республиканың танылган артистлары укыды. Җиңүчеләр махсус дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм “Читай-город” китап кибетләре челтәреннән акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Тантана җыр-моң белән бергә үрелеп барды.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

 

Каләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала
Каләмнәр язганда сынала
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас