Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 09:40

Дәреслекләр – арзанга!

Бүген Уфаның Совет мәйданында “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе ачыла Анда “Китап” нәшриятында чыгарылган дәреслекләрне һәм методик әсбапларны ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак.

Дәреслекләр – арзанга!
Дәреслекләр – арзанга!

26-28 майда Уфаның Совет мәйданында “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе уза. Анда Русиянең күренекле язучылары, нәширләре, сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак. Ярминкә кысаларында З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында чыгарылган дәреслекләрне һәм методик әсбапларны 20 процентлы ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак. Ташламалар, бәйрәмнең программасы, конкурслары белән https://t.me/bairam02. «Китап-байрам Уфа» телеграм-каналында, “ВКонтакте” социаль-челтәрендәге https://vk.com/event220708775 һәм “Одноклассники”дагы https://ok.ru/group/70000002535238 төркемнәрендә танышырга мөмкин.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Дәреслекләр – арзанга!
Дәреслекләр – арзанга!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: