Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2023, 16:17

Янгында тулы бер гаилә һәлак булган

Бүген төнлә Благовар районының Иске Күчәрбай авылында чыккан янгын Наил мулланың, аның хатынының, улының һәм 16 яшьлек оныгының гомерен өзгән.

Янгында тулы бер гаилә һәлак булган
Янгында тулы бер гаилә һәлак булган

Авылдашлары социаль челтәрләрдә язуынча, янгын төнге сәгать өчләрдә башланган. Благовар районының үзәге Языково авылы белән ара 30 чакрым чамасы булганлыктан, янгын сүндерүчеләр Иске Күчәрбайга килеп җиткәнче, ут ныклап таралырга өлгергән. 5х8 метрлы йорт, мунча һәм сарай янгын астында калган. Пожарниклар 79 квадрат метрлы мәйданда янгынны сүндергәч, утта һәлак булган 4 кешенең гәүдәсен тапкан. Болар: авыл мулласы Наил хәзрәт, аның хатыны һәм 16 яшьлек оныгы. Ходай аларның якыннарын ярдәменнән ташламасын!

Фотолар @Ufa_rb телеграм-каналыннан алынды

Янгында тулы бер гаилә һәлак булган
Янгында тулы бер гаилә һәлак булган
Янгында тулы бер гаилә һәлак булган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: