Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май , 11:57

Велосипедчыларга яшел ут

28 майда Уфада «1000 велосипедчы көне» көтелә. Шул сәбәпле кайбер урамнар ябылачак.

Велосипедчыларга яшел  ут
Велосипедчыларга яшел ут

28 майда Уфадагы үзәк урамнар ябылачак. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы аларны урап үтү вариантларын тәкъдим итә. Чөнки бу көнне Башкортстан башкаласында «1000 велосипедчы көне» фестивале узачак.

Массакүләм велоузыш сәбәпле шәһәрдә 7 дән 13 сәгатькә кадәр Октябрь проспекты ябылачак. 10.30дан 13.00гә кадәр  башкаланың көньяк өлешендә исә Цюрупа, Гафури, Вәлиди, Пушкин урамнарының кайбер өлешләре ябылачак.

Велосипедистчыларның маршруты Октябрь проспекты, Цюрупа, З. Вәлиди урамнары аша үтеп, «Торатау» конгресс-холлына барып җитәчәк. 

Чыганак: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. 

Велосипедчыларга яшел  ут
Велосипедчыларга яшел ут
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в