Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2023, 12:13

Белгород өлкәсендә хәвефле

Өлкәнең кайбер районнарына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән.

Белгород өлкәсендә хәвефле
Белгород өлкәсендә хәвефле

 Үткән төндә Белгород өлкәсендә пилотсыз очкычларның күп кенә атакаларын кире какканнар. Бу хакта Telegram-каналында өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә. "Төн бик үк тыныч узмады. Пилотсыз очу аппаратларының бик күп һөҗүмнәре булды <...> Иң мөһиме, зыян күрүчеләр  юк", -- дип яза ул.

Губернатор сүзләренчә, дроннарның күпчелек өлешен ПВО чаралары бәреп төшергән, әмма Белгород, Борисов һәм Белгород районнарында кайбер шәхси йортлар, җиңел транспорт, административ биналар зыян күргән.

Билгеле булуынча, дүшәмбе, 22 майда, Белгород өлкәсенең Грайворон округы территориясенә Украина диверсион-разведка төркеме үтеп кергән иде. Төбәктә вакытлыча контртеррористик операция хокукый режимын керттеләр. Икенче көнгә Оборона министрлыгы, диверсантлар  тар-мар ителде, дип белдерде. Барлыгы 70тән артык боевик юк ителде. Диверсантлар гамәлләре аркасында бер  кеше һәлак булган, тагын 13е зыян күргән. Губернатор мәгълүматы буенча, хәзер хастаханәләрдә тугыз кеше кала, шул исәптән өчесе --реанимациядә. Тикшерү комитеты алты маддә буенча, шул исәптән теракт турында, җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: РИА Новости.

Фотода: Русия һава оборонасы хәрби хезмәткәрләре эш урыннарында. Евгений Биятовның архив фотосы.

 

Белгород өлкәсендә хәвефле
Белгород өлкәсендә хәвефле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: