+12 °С
Болытлы
Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисадый үсеш министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Импортны алыштыру шартларында җитештерү һәм сәүдә күләмнәрен өстәмә кертемнәрсез һәм чыгымнарсыз арттыру аеруча мөһим. Күп кенә катнашучылар инде үз күрсәткечләрен сизелерлек арттыруга ирештеләр. Компаниядә сакчыл технологияләрне төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары кертәчәк», -- ди Икътисадый үсеш министры Айрат Фәхретдинов.
«Башфармация» компаниясе төбәкнең дәвалау-профилактика учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итә. Генераль директор урынбасары Сергей Бакуров сүзләренә караганда, илкүләм проектта катнашу хисабына компания җитештерүне оптимальләштерергә һәм хезмәт чыгымнарын минимальләштерергә планлаштыра.