Җәмгыять
17 Мая 2023, 10:08

Хәрби исәп реестры көзен эшли башлый

Кәгазь повесткалардан тыш, гражданнар электрон чакырулар алачак.

Хәрби исәп реестры көзен эшли башлыйХәрби исәп реестры көзен эшли башлый
Хәрби исәп реестры көзен эшли башлый

Быел апрель уртасында Русия Федерациясе Президенты В. Путин  хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру һәм  электрон повесткаларны әйләнешкә кертү турындагы указга  кул куйган иде. 

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаев әйтүенчә, хәрби исәпкә алу реестры көзге чакырылышка эшли башлаячак. "Тиз эшләп китәр, дип уйлыйм", -- дип ачыклык кертте ул. 

Хәрби исәпкә алу реестры хәрби комиссариатлар тарафыннан хөкүмәт билгеләгән тәртиптә, дәүләт мәгълүмат ресурсы мәгълүматларына нигезләнеп, автоматлаштырылган режимда төзелә. Закон нигезендә, эш бирүче оешмалар, Эчке эшләр министрлыгы, Салым инспекциясе, Үзәк сайлау комиссиясе, пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды, Мәгариф министрлыгы, федераль судлар хәрби исәпкә алу өчен кирәкле белешмәләрне бу реестрга электрон рәвештә тапшырырга тиеш булачак.

Кәгазь повесткалардан тыш, гражданнар электрон чакырулар ала башлаячак. Электрон повесткалар "Дәүләт хезмәтләре"ндә шәхси кабинетта урнаштырыла. 

Кәгазь повесткалар кулга расписка белән биреләчәк яисә заказлы хат белән җибәреләчәк. Повестканы язма яки электрон формада кабул итеп алучы булмаган очракта да,  реестрда урнаштырылган көннән соң җиде көн узуга, ул тапшырылган булып саналачак.

Шулай ук хәрби хезмәттән тайпылучылар өчен чикләү чаралары кертелә. болар: транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләү, күчемсез милеккә кагылышлы килешүләрне, кредитлар алуны, шәхси эшмәкәрлекне теркәүне, шулай ук хәрби комиссариатка килгәнчегә кадәр илдән чыгуны тыю.

Фото: Freepik.

Хәрби исәп реестры көзен эшли башлый
Хәрби исәп реестры көзен эшли башлый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас