

Кичә, 16 майда, Росгвардиянең Башкортстан буенча идарәлегендәге ОМОН төркеме хезмәткәрләре Бәләбәй шәһәрендә шикле предмет табылу турында хәбәр алган. Полиция хезмәткәрләре аңа металл ватыкларын кабул итү пунктында профилактик чаралар уздыру барышында юлыккан.
ОМОНчылар куркыныч табылдыкны тикшергәч, аның шартлаткычы һәм парашют өлеше булмаган уку авиацион бомбасы икәнлеген ачыклый. Бәхеткә каршы, бомба тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмаган була. Аны алга таба тикшерү өчен оператив төркемгә тапшыралар.
Росгвардиянең матбугат хезмәте кисәтүенчә, снаряд, мина яки гранатага охшаган әйбер табылганда, бик сак булырга кирәк. Аңа якын килергә һич ярамый. Куркыныч табылдык турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итү сорала.
Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.