

Башкортстанның төзелеш өлкәсендә "кулланучылар экстремизмы" дигән күренеш барлыкка килгән. Ул гадәттә өч төрле дәгъвага нигезләнә: тәрәзәләрнең сыйфатына, идәнгә һәм җылылык системаларына зарлану.
Элегрәк төзүчеләргә карата дәгъвалар конструктив характерда булган һәм подрядчылар тарафыннан тиз арада төзәтелгән. Тик 2019 елдан соң төзелеш өлкәсенә элек автоиминият базарында эш иткән намуссыз юристлар килгән. Һәм төзүчеләргә суд аша дәгъва белдерүчеләр нык арткан. Һәм алар ниндидер җитешсезлекләрне бетерүне түгел, ә нигезсез баю максатын куеп эш итә.
Күптән түгел шундый очрак булган: намуссыз юристлар яңа тапшырылган 114 фатирлы йортта яшәүчеләрнең барысын да торак сыйфатына карата суд дәгъвасы бирергә күндергән. Һәм дәгъвалар дефектларны бетерү белән түгел, ә акчалата компенсация алу белән бәйле булган. Ярты елдан соң суд аша алынган әлеге псевдокомпенсацияләрнең ничек кулланылганлыгын ачыклаганнар. Беркем дә төзәтү эшләре башкармаган булып чыккан.
Статистикага караганда, Башкортстан төзүчеләренә суд дәгъвалары суммалары 2018 елда 15 миллион сум тәшкил итсә, 2022 елда бу сан өч (!) миллиард сумга кадәр җиткән.
Төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре фикеренчә, проблеманы хәл итмәгәндә, 2023 елда тагын да күбрәк дәгъвалар көтелә, бу тулаем икътисадның "локомотивы" булып торган тармакның кризисына китерергә мөмкин.
Чыганак: Башинформ.