

Башкортстанның Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Уфа хосписы белән берлектә уртак чара тәкъдим итә. Ул "Уфа хосписының йорт китапханәсе" исемле китап киштәсе. Акция Совет мәйданында 26-28 майда оештырылучы "Китап-байрам" китап ярминкәсе кысаларында узачак.
Акциянең максаты -- паллиатив пациентларның рухын күтәрерлек басмалар җыю. Бу максаттан "Китап" нәшрияты берникадәр китаплар әзерләгән дә инде. Алар сәнгать, тарих, танып белү өлкәсенә карый. Басмалар хоспистагы өй китапханәсенә бүләк ителәчәк.
Уфа хосписының булачак китапханәсе фондын тулыландырырга теләүчеләр "Уфа хосписының йорт китапханәсе" киштәсен табып, анда үз бүләген калдыра ала. "Уфа хосписының йорт китапханәсе" киштәсе Уфаның Совет мәйданында урнашачак.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.