Җәмгыять
14 Мая 2023, 06:57

Ачуланышсаң ачуланыш...

Өч баласы белән хатынын аргы ярда калдырып китеп барган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ачуланышсаң ачуланыш...Ачуланышсаң ачуланыш...
Ачуланышсаң ачуланыш...

Нуриман районының Павловка авылында гыйбрәтле хәл булган. Бер гаилә балалары белән  Павлов сусаклагычындагы ял базасына ял итәргә барган. Көймәдә йөреп кайтырга булганнар. Шулчак ир белән хатын арасында талаш килеп чыккан. Нәтиҗәдә ир кеше хатынын  өч бала белән аргы як ярда ике хатын-кызны калдырып, үзе китеп барган.

Аларга ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары оператив рәвештә килеп җиткән һәм гаиләне яңадан ял базасына китергәннәр. Бу вакытта зыян күрүченең ире анда булган.

"Хөрмәтле гражданнар! Һәлакәтләр яки гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, кичекмәстән "112" телефоны буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!", -- дип кисәтә коткаручылар.

Фото: Freepik.

Ачуланышсаң ачуланыш...
Ачуланышсаң ачуланыш...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас