

Балаларының шәхси исәбен ачу өчен яшь ата-аналарга хәтта гариза язарга да туры килмәгән. Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе 10 меңнән артык сабыйга бу исәпләрне проактив рәвештә ачкан. Ягъни бу балаларның СНИЛСлары бүген үк бар. 2020 елның июленнән башлап Социаль фонд бу эшне үзе башкара, баланың тууы турындагы мәгълүматларны ЗАГС системасыннан ала. Баланың СНИЛСы электрон рәвештә ананың “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетына килә.
Әгәр дә ана кеше “Госуслуги” порталында теркәлмәгән булса, аңа Социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Балагыз өчен СНИЛСны шунда ук кулыгызга тапшырачаклар.
Әлеге исәп яңа туган бала өчен ана капиталы, социаль түләүләр алу өчен кирәк. Шулай ук аның ярдәмендә ОМС полисын (страховкалау полисы) алырга да мөмкин, балалар поликлиникасына теркәлү өчен дә СНИЛС исәбе кирәк. Ә инде өлкәннәргә СНИЛСсыз эшкә урнашу да, пенсия алу да мөмкин түгел.
Фото: tetushi.tatarstan.ru