

Уфага «Беларусь Язучылар берлеге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Александр Карлюкевич һәм «Беларусь» нәшрияты җитәкчелегенең килүе көтелә. Алар 26 майдан 28 майга кадәр Русия һәм Беларусь Х форумы кысаларында Уфада узачак «Китап-бәйрәм» беренче халыкара китап ярминкәсендә катнашачак.
Ярминкәдә Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев һәм белорус авторлары Василий Быков, Янко Купаланың әсәрләрен белорус һәм башкорт телләрендә бастырып чыгару мөмкинлеге турында фикер алышу булачак.
Бу хакта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр иткән.
Очрашуда шулай ук ике республиканың язучылар берлекләре, Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты һәм "Беларусь" нәшрияты" арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла.